Биографиясе

1829 ел, Лифляндия губернасы Перново шәһәре — 1898 ел, Казан.

Перново шәһәрендә педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1851), Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә латин теле укыта, 1856 елдан инспектор, 1861–1896 елларда директор. Бер үк вакытта, 1884–1896 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында инспектор. 1861–1862 елларда Мәгариф министрлыгы карары белән Көнбатыш Европа илләрендә командировкада була, аның хисаплары гимназиянең яңа уставын төзегәндә мөһим роль уйный.

Әдәбият  

Владимиров В.В. Историческая записка о Первой Казанской гимназии: В 3 ч. К., 1867–68;

Горталов Н.К. Памятная книжка Императорской Первой гимназии на 1897/1898 уч.г. К., 1897.                                   

Автор — Е.В.Липаков