Казан университетында 1982 елның 15 октябрендә Е.К.Завойскийның тууына 75 ел тулу хөрмәтенә С.А.Альтшулер тарафыннан оештырыла.

«Космик нурлар» темасына беренче докладны академик В.Л.Тинзбург укый, соңыннан «Академик Е.К.Завойскийның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында» доклад белән С.А.Альтшулер чыгыш ясый. Әлеге чыгышлар Казанның фәнни җәмәгатьчелеге һәм илнең төрле почмакларыннан килгән галимнәр тарафыннан югары бәяләнә.

1983 елның гыйнварында физиканың иң яңа казанышлары һәм бурычлары белән танышу максатында Завойский укуларын даими үткәрү һәм аңа әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләрне чакыру турында карар кылына.

 С.А.Альтшулерның вафатыннан соң Завойский укуларын оештыру белән Б.И.Кочелаев шөгыльләнә.

Укулар Казан университеты (магнит радиоспектроскопиясе кафедра һәм лабораториясе, теоретик физика кафедрасы), РФА КГҮнең Физика-техника институты һәм Казан физика җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

Завойский укуларында академиклар К.Ә.Вәлиев, Л.В.Келдыш, Роальд З. Сәгъдиев, А.С.Боровик-Романов, Е.К.Завойскийның бертуганы – физика-матеатика фәннәре докторы В.К.Завойский һәм кызы Н.Е.Завойская һ.б. катнаша.

2009 елга 8 уку оештырыла.

Һәрбер лекторга истәлек дипломы тапшырыла.

Автор – Б.И.Кочелаев