Эчтәлек

1920 елда Казан радиотелеграф формалаштырулары базасында А.Т.Углов тарафыннан 30 Вт чамасы чыгыш куәтендәге 12 лампалы өч каскадлы түбән ешлыклы сигналлар көчәйткече эшләнә.

Бу җайланма чыбыклы телефон элемтәсенең ераклыгын шактый дәрәҗәдә арттыру мөмкинлеге тудыра. Углов көчәйткеченнән файдалану нигезендә Россиядә тәүге репродукторлар ясала: көчәйткечнең чыгыш урынына телефон тоташтырылып, телефонның саклагыч капкачы кертелә торган рупор ясала.

Бу җайланма ярдәмендә кычкырып әйтелгән сүзләр репродуктордан 500 м ераклыкта да яхшы ишетелә.

1921 елда Углов көчәйткече Мәскәүдәге Үзәк телефон станциясенең халыкара линияләрендә, шулай ук Россия телеграф агентлыгының хәбәрләрен яңгырату өчен башкаланың алты җирендә урнаштырылган репродукторлар конструкциясендә кулланыла.

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь: Очерки по истории связи в ТАССР. К., 1988; 

Алексеев Т.В. Александр Тихонович Углов: страницы биографии // Тр. Военно-косм. акад. им. А.Ф. Можайского. СПб., 2010. № 629.