- РУС
- ТАТ
химик-органик, Россия химия фәнни мәктәбенә нигез салучы (А.А.Воскресенский белән бергәләп), Петербург ФА академигы (1885 ел)
1812 елның 13 августы, Елизаветполь губернасы, хәзерге Әзәрбайҗан Республикасы Шуша шәһәре – 1880 елның 6 феврале, Петербург.
1833 елда Казан университетын тәмамлый, физика һәм механика фәннәрен укыта, профессор (1841 елдан).
1837 елда чит илләргә командировкага җибәрелә. Парижда эшли. Англия, Голландия, Бельгия заводлары лабораторияләрендә була. Берлинда математика өйрәнә, химия һәм биологиядән лекцияләр тыңлый.
Гессен институтында немец химигы Ю.Либих лабораториясендә Н.Н.Зинин бензоил кушылмалары буенча беренче мәртәбә тәҗрибәләр үткәрә.
1841 елда Петербург университетында докторлык диссертациясе яклый, диссертациясендә бензальдегидны куертып – бензоин, бензоинны нитрат кислотасы белән оксидлаштырып бензил алуын тәкъбирли.
1848–1874 елларда Петербург медицина-хирургия академиясендә, химик эшләр буенча директор (1864 елдан).
Ароматик нитрокушылмаларның аминнарга кайтарылуын ача (кара Зинин реакциясе), анилинны, а-нафтиламин, м-фенилендиамин, дезоксибензоин һәм бензидинны синтезлый.
Н.Н.Зинин синтезлары ясалма буяу матдәләре, шартлагыч матдәләр, фармацевтик препаратлар җитештерүнең сәнәгый нигезе булып хезмәт итә.
Кислоталар белән тәэсир итеп, гидразобензоллар төркемләнүен (бензиденлы төркемләү) ача.
Аминнарның төрле кислоталар белән тозлар хасил итәргә сәләтле нигезләр булуын күрсәтә, уреидларны ача һәм тәгъбирли, аллил горчица маен (аллилизотиоцианат) синтезлый һәм аның аминнар белән тәэсирләшүеннән тиңдәш тиомочевиналар таба.
Органик кислоталарның аллил эфирлары синтезын һәм әверелүләрен тикшерә, аллилацетатны таркатып беренче мәртәбә аллил спирты ала.
Биш хлорлы фосфорның бензилга тәэсире белән дихлорбензил һәм тетрахлорбензилны синтезлый, тетрахлорбензилдан 2 атомын аерып чыгару юлы белән дихлорстильбен таба.
Лепиденның (тетрафенилфуран) бензальдегид белән концентрацияләнгән (куертылган) тоз кислотасы реакциясенең төп продукты булуын күрсәтә.
1853 елдан нитроглицеринның шартлаткыч матдә булуын өйрәнү буенча зур эш алып бара һәм 1854 елда генерал-лейтенант В.Ф.Петрушевский белән бергәләп аны рус армиясе техникасында файдаланырга тәкъдим итә.
Рус химия җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм беренче президенты (1868–1878 еллар).
Германия һәм Лондон химия җәмгыятьләренең шәрәфле әгъзасы.
1880 елда Рус химия җәмгыятенең Химия бүлеге Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исемендәге бүләк булдыра.
Казандагы урамнарның берсе аның исеме белән атала, Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты бинасына мемориаль такта куела.
Описание некоторых новых органических оснований, полученных при действии на соединения углеводородов с азотноватой кислотой // Успехи химии. 1943. Т. 12, вып. 2;
Труды по органической химии. М., 1982.
Арбузов А.Е. Казанская школа химиков. Казань, 1971;
Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.
Автор – В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.