- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1959 г.), профессор (1970 г.)
1920 елның 22 феврале, Мәскәү – 1980 елның 25 феврале, шунда ук.
Урта Азия университетын тәмамлый (Ташкент, 1942).
1947–1973 елларда Мәскәү тарих-архив институтында. Бер үк вакытта 1951 елдан СССР Фәннәр Академиясендә Тарих институтында.
Хезмәтләре IX–XVIII йөзләрдәге Россия тарихына, историографиягә, чыганакларны өйрәнүгә карый.
Феодализм чорын өйрәнүдә бердәм Россия дәүләте барлыкка килү һәм ныгу процессын аңлатучы яңа юнәлешкә нигез сала.
«И.С.Пересветов һәм аның замандашлары» («И.С.Пересветов и его современники», Москва, 1958), «XV йөз ахыры - XVI йөз рус елъязмалары һәм хронографлары» («Русские летописи и хронографы конца XV-XVI вв.», Москва, 1960), «Иван Грозный реформалары» («Реформы Ивана Грозного», Москва,1960), «Россия яңа чорга кергәндә» («Россия на пороге нового времени», Москва, 1972), «Россия XV-XVI йөзләр чигендә» («Россия на рубеже XV-XVI столетий», Москва, 1982), «Иван Грозный чорындагы Россия» («Россия времени Ивана Грозного», Москва, 1982; автордаш), «Баһадир юллар чатында (1425-1462)» («Витязь на распутье (1425-1462)», Москва, 1991) исемле монографияләрендә XV-XVI йөзләрдә Россиянең татар ханлыклары белән үзара мөнәсәбәтләрен тикшерә, Иван IV нең Казанга яуларын һәм Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Урта Иделне колонияләштерүне өйрәнә.
Методика изучения древнерусских актов. М., 1959;
Крупная феодальная вотчина и социально-экономическая борьба в России (конец XV–XVI вв.). М., 1977;
В канун грозных потрясений: Предпосылки первой крестьянской войны в России. М., 1986.
Каштанов С.М. Александр Александрович Зимин — исследователь и педагог // История СССР. 1980. № 6;
Александр Александрович Зимин: Биобиблиогр. указ. М., 2000.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.