Биографиясе

1909 ел, Петербург – ?

1931 елда Ленинград химия-технология институтын тәмамлый, Бөтенсоюз Галургия фәнни-тикшеренү институтында эшли, физика-химия анализ лабораториясе мөдире (1941 елдан).

1959 елда Украина ССР ФАнең Минералогия ресурслары институтында физика-химия анализ бүлеге мөдире; шул ук елда Казан университетының нәорганик химия кафедрасы мөдире булып сайлана.

1965 елдан Ленинград химия-технология институтында шул ук исемле кафедра мөдире. Хезмәтләре сулы-тозлы системаларга карый.

Фәнни эшчәнлеге

А. Б. Здановский үзара химик тәэсир итешми торган изотоник электролит эремәләр катнашканда пар басымы һәм эремәләр активлыгы үзгәрмәү турындагы кагыйдәне тәгъбирли.

Тоз күлләрен, тоз тигезләнешен тикшерә, табигый тоз суыннан файдалануга зур өлеш кертә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Справочник экспериментальных данных по растворимости солевых систем: В 4 т. Ленинград, 1953–1963;

Галургия. Ленинград, 1972.

Әдәбият

Аверко-Антонович И.Н. Химия в Казанском университете. Казань, 1968;

Ключевич А.С. История неорганической (общей) химии в Казанском университете за 175 лет // Исследования в области химии простых и комплесных соединений некоторых металлов. Казань, 1979.