- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (1982 ел), профессор (1983 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994 ел)
1918 елның 12 декабре, Казан – 1998 елның 16 июне, шунда ук.
1941 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, 27 нче заводта (моторлар төзү, Казан) электрофизика лабораториясе башлыгы булып эшли.
1955–1978 елларда Казан вертолёт заводы тәҗрибә КБнда фәнни-тикшеренү эшендә, бер үк вакытта Казан педагогика институтында теоретик физика (1984–1989 еллар), физика (1989–1993 еллар) кафедралары мөдире.
1941 елда репрессияләнә, 1992 елда аклана.
Медальләр белән бүләкләнә.
Хезмәтләре сыек системалардагы магнит резонансына һәм релаксациясенә карый.
О влиянии формы молекул на скорость магнитной релаксации в жидкостях // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1962. Т. 42, № 2 (автордаш);
Теория электронной парамагнитной релаксации в жидких растворах // Теорет. и эксперим. химия. 1976. Т. 12, № 4;
Влияние процессов гидролиза на квадрупольную релаксацию // Журн. физ.-химии. 1979. Т. 53, № 1 (автордаш).
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.