- РУС
- ТАТ
Техник фәннәр докторы (2013), физика-математика фәннәре кандидаты (1993), доцент (2003), өлкән лейтенант (1990)
1964 елның 23 июлендә ТАССР ның Яшел Үзән районы Васильево поселогында туа. Чаңгыда узышу буенча СССР ның спорт остасы, бөтенроссия категорияле спорт судьясы А.И.Захаровның улы.
Казан университетының физика факультетын "Физика" белгечлеге буенча (1986), шунда ук "Оптика" белгечлеге буенча аспирантура (1993) тәмамлый. Казан оптиклар һәм спектроскопистлар фәнни мәктәбе вәкиле, физика-математика фәннәре докторлары, профессорлар И.С.Поминов, И.С.Фишман, М.Х.Сәлахов, А.Х.Гыйльметдинов шәкерте.
1982–1985 елларда Казан дәүләт университетының физик тәрбия кафедрасы лаборанты; 1986–1991 елларда Бөтенсоюз физика-техника һәм радиотехник үлчәнешләр фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында (1986 елдан Бөтенсоюз расходометрия фәнни-тикшеренү институты): техник, инженер (1986 елдан), кече фәнни хезмәткәр (1989 елдан).
1991 елдан Казан университетында: гомуми физика кафедрасында аспирант (1991 елдан), ассистент (1993 елдан), доцент (1997елдан), профессор (2023 елдан).
Хезмәтләре аналитик атом-абсорбцион спектрометриягә (1986 елдан), медицина диагностикасы, рентген дефектоскопиясе һәм Җир өслеген аэро-космик фотога төшерү өчен яңа фотоматериаллар җитештерүгә (2010 елдан), керамик төзелеш материаллары алуга (2014 елдан) карый.
Аның җитәкчелегендә эшләнгән атом спектрометриясе өлкәсендә аппаратура һәм методика Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Нәорганик химия институтында, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Җир кабыгы институтында, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Автоматика һәм электрометрия институтында, Россия Фәннәр академиясе Югары чиста матдәләр химиясе институтында, В.М.Горбатов исемендәге Федераль азык-төлек системалары фәнни үзәгендә кулланыла.
Коллегалары белән автордаш булып, казналык-бит өлкәсенең үлекле-ялкынсыну авырулары вакытында поливитаминнар комплексының антиоксидант йогынтысын фаразлау ысулын эшли. Аның фәнни җитәкчелегендә "Тасма" фәнни-җитештерү предприятиесендә медицина диагностикасы, рентген дефектоскопиясе һәм Җир өслеген аэро-космик фотога төшерү өчен яңа фотоматериаллар җитештерү җайга салына.
Кирпеч пресслау өчен ультратавышлы кернтоткыч уйлап таба һәм югары сыйфатлы төзелеш кирпече алу өчен керамика әйберләрен киптерү ысулын эшли, алар "Алексеевская керамика" заводында гамәлгә кертелә. Әлеге техник нәтиҗәләр сәнәгать калдыклары өстәп түбән сортлы балчык чималыннан нык кирпеч җитештерергә мөмкинлек бирә, һәм сыйфатлы балчык чыганаклары бетү һәм калдыкларны нәтиҗәле утильләштерү шартларында актуаль санала.
Фәнни тикшеренүләрнең төп идеяләре һәм фикерләре 60 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 14 уку ярдәмлегендә басыла. Уйлап табуга 13 патент автордашы.
Кандидатлык диссертациясе: Электротермик атом-абсорбцион спектрометриядә атомнар һәм молекулаларны сеңдерүче катлам формалашу динамикасы (1993).
Докторлык диссертациясе: Мультистадияле электротермик атомлаштыру һәм аларны приборлар ярдәмендә реализацияләү нигезендә матдәләрнең атом-спектраль контроле характеристикасын яхшырту алымы (2023).
1. Mechanism of aluminium spike formation and dissipation in electrothermal atomic absorption spectrometry // SpectrochimicaActa Part B: Atomic Spectroscopy. 1995. Т. 50. № 14. С. 1847–1867. (автордаш)
2. Shadow spectral imaging of absorbing layers in a transversely heated graphite atomizer: Part 1. Analyte atoms // SpectrochimicaActa Part B: Atomic Spectroscopy. 2005. Т. 60. № 4. С. 511–518. (автордаш)
3. Аппаратно-программный комплекс для атомно-абсорбционной спектрометрии с многостадийной зондовой атомизацией // Научное приборостроение. 2013. Т. 23. № 4. С. 104–111. (автордаш)
4. Активация модификатора глины для керамического кирпича ультразвуковой экструзией // Стекло и керамика. 2017. № 12. С. 31–37. (автордаш)
5. Атомно-абсорбционный контроль предельно допустимых концентраций элементов в мясной продукции без растворения проб // Вестник Московского университета. Серия 2: Химия. 2020. Т. 61. № 1. С. 72–80. (автордаш)
6. Interference-free determination of arsenic in urine by atomic absorption using two-stage probe atomization in a graphite furnace // SpectrochimicaActa Part B: Atomic Spectroscopy. 2021. Т. 178. С. 106–146. (автордаш)
Лариса Бусиль. Год педагога и наставника: Юрий Захаров учит студентов изобретать и оформлять патенты // Медиапортал КФУ. 29.06.2023.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.