Биографиясе

1966 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туган.

1988 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 2008 елдан гамәли лингвистика һәм тәрҗемә теориясе кафедрасы мөдире. 2011 елдан Филология һәм сәнгать институтында тәрҗемә теориясе һәм мәдәниятара коммуникацияләр бүлеге мөдире, тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникацияләре кафедрасы мөдире. 2013–2019 елларда Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы.

Хәзер Казан университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, Каюм Насыйри институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: тюркология, лексикология, лексикография, диаспора теле, чагыштырма тел белеме, лингвокультуралогия.

Докторлык диссертациясенең темасы – "Татарско-русские и русско-татарские словари XIX века как лексикографические памятники и источники изучения лексики татарского языка".

300 дән артык фәнни һәм фәнни-методик эшләр, шул исәптән 15 монография, 33 уку-укыту ярдәмлеге авторы.

Бүләкләре

Казахстан Халыклары Ассамблеясенең  "Берлек" алтын медале белән бүләкләнә (Birlrk, 2021).

Хезмәтләре

Двуязычная лексикография татарского языка XIX века. Казан, 2008.

Лексикографическое и методическое наследие татарского языка (XIX век). Казан, 2010.

Татар теле сүзлекләрдә. Истанбул, 2020.

Кытайда яшәүче татарлар. Казан, 2014 (автордаш).