Биографиясе

1935 елның 11октябре, Казан — 2019 елның 16 апреле, Новосибирск шәһәре.

Томск политехник институтын тәмамлаганнан соң (1958), РФА Себер бүлегенең Геология һәм геофизика институтында (хәзер Геология һәм минералогия институты) эшли (Новосибирск шәһәре): 1972–2007 елларда минералогия технологиясе һәм минераллар бүленеше лаборатория мөдире, 2007 елдан Аналитик үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Хезмәтләре минералогия технологиясенә, файдалы казылмаларны баетуга һәм минералларны аеруга карый. Ваклаганда минералларның структур һәм химик үзгәрешләрен тикшерә, минераль компонентларны аерып алуның яңа ысулларын эшли. Йосыпов эшкәртмәләре руда чыгару һәм тау эшләре сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.

Россия минералогия җәмгыяте әгъзасы (1987). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Физические и химические свойства тонкодиспергированных материалов. М., 1981 (автордаш);

Механохимические взаимодействия природных цеолитов с фосфатами // Докл. РАН. 1999. Т. 364, № 4 (автордаш);

Новые технологические аспекты обогащения кварцсодержащего сырья // Гравитационные методы обогащения. Новосиб., 2007.