- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1980), техник фәннәр докторы (1968), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1984), ТР ФА шәрәфле әгъзасы (2007)
1934 елның 17 июле, Казан — 2024 елның 7 ноябре, Санкт-Петербург.
А.Ф.Можайский исемендәге Хәрби-һава инженерлары академиясен (1958), Ленинград университетын (1964) тәмамлый.
1956–1989 елларда СССР Хәрби көчләрендә: А.Ф.Можайский исемендәге Хәрби-һава инженерлары академиясе ракета-космик техниканың сугышчан нәтиҗәлелеге кафедрасы җитәкчесе (1971–1976), мәгълүмат җыю һәм эшкәртү факультеты җитәкчесе (1976–1985), профессор (1974).
1985-1986 елларда СССР Хәрби көчләре Генераль штабы Оператив-стратегик тикшеренүләр үзәгенең стратегик операцияләрне модельләштерүгә юнәлеш бирү җитәкчесе.
1989 елдан РФАнең Петербург информатика һәм автоматлаштыру институтында: 1989-1991 елларда директор урынбасары, 1991 елдан – директор, фәнни-тикшеренүләрне автоматлаштыру кафедрасы мөдире.
РФАнең Петербург фәнни үзәге Президиумы әгъзасы (1992 елдан), РФ Куркынычсызлык Советы каршындагы Фәнни совет әгъзасы (1999 елдан).
Россия һәм чит ил журналларының редакция әгъзасы («Вооружение, политика, конверсия», «Информатика, вычислительная техника», «Journal of Intelligent Control Neurocomputing and Fuzzy logic», АКШ).
Катлаулы мәгълүмати-идарә системаларының сизгерлек теориясе буенча фәнни мәктәпкә нигез салучы һәм аның җитәкчесе.
Йосыпов җитәкчелегендә Ленинград икътисадый төбәген мәгълүматлаштыру концепциясе эшләнә. Ул тәкъдим иткән мәгълүмати җәмгыятьнең икътисадый-математик моделе нигезендә фән үсешенең яңа параметрик моделе төзелә. Хезмәтләре информатика, модельләштерү, идарә теориясе, җәмгыятьне мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләренә карый.
Кызыл Йолдыз (1978), Почёт (1999), 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» (2005) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Беспоисковые самонастраивающие системы. М., 1969 (соавт.);
Чувствительность систем управления. М., 1981 (соавт.);
Оценка надёжности программного обеспечения. М., 1993 (соавт.);
Введение в геофизическую кибернетику и экологический мониторинг. СПб., 1998 (соавт.);
Социология конфликта: методы и модели. СПб., 1999 (соавт.).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.