- РУС
- ТАТ
физик, техник фәннәр докторы (2002), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007)
1936 елның 1 декабрендә Чаллы районы Олы Афанас авылында туа.
Мәскәү югары техник училищесен (1961) һәм Казан авиация институтын (1965) тәмамлый.
1961 елдан ГИПО ФҖБдә, әйдәп баручы инженер (1969–1972), лаборатория башлыгы (1973–1981, 1985–1987), бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы (1981–1985), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1987–2003), баш фәнни хезмәткәр (2003 елдан). Бер үк вакытта, 1976–1979 елларда һәм 2004 елдан, Казан техник университетында укыта.
Хезмәтләре махсус кулланылыштагы инфракызыл һәм тепловизион техникага карый.
Пантелеев җитәкчелегендә махсус куллану өчен күп кенә оптик-электрон приборлар, тепловизион техника өчен стенд җиһазлары һәм контроль-үлчәү аппаратлары булдырыла (эшләнмәләре Россия армиясендә гамәлгә кертелә).
Уйлап табуга 19 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.
Самолётные многоспектральные сканирующие системы для дистанционных исследований природных ресурсов и окружающей среды: Аналит. обзор. М., 1979 (автордаш);
К вопросу об обнаружении, распознавании и идентификации посредством тепловизионного прибора ростовой фигуры человека // Прикладная физика. 2005. № 5 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.