Биографиясе

1921 елның 13 сентябре, Чистай шәһәре — 2009 елның 9 марты, Казан.

1944 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук А.М.Бутлеров исемендәге химия фәнни-тикшеренү институтында (1987 елга кадәр) һәм физик химия кафедрасында (1949–1959) эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре стереохимиягә багышлана. Карбонил төркемнәрен, кислород, күкерт, селен, мышьяк, кремний атомнарын үз эченә алган гетероциклларның фәзаи төзелешен һәм молекула эче электроннар үзара тәэсирләшүенең нечкә эффектларын ачыклый. Аларның фәзаи структурасын билгеләүче факторларын өйрәнеп, стереохимия мәгълүматлары нигезендә яңа кушылмаларны максатчан рәвештә синтезлау мөмкинлеген күрсәтә. Кремний, күкерт, селен, мышьяк кушылмаларындагы бәйләнешләр һәм төркемнәрнең полярлыгын һәм полярлашучанлыгын сыйфатлаучы аддитив параметрлар системасын эшли.

Бүләкләре

Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте бүләгенә лаек була (1952,1965,1969).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Факторы, определяющие пространственную структуру циклических эфиров // Влияние высших атомных орбиталий на физические и химические свойства соединений переходных металлов. Рига, 1971 (автордаш); 

Взаимодействие некоторых альфа-дикарбоновых соединений с этандитиолом и пространственное строение образующихся продуктов // Изв. АН СССР. Сер. хим. 1973. № 11 (автордаш).