Биографиясе

1931 елның 6 августы, Казан — 2008 елның 15 марты, Санкт-Петербург.

Казан суворовчылар (1950), Гомель пехота хәрби училищеләрен (1952), Ленинград университетын (1959) тәмамлый.

1952–1954 елларда Белоруссия хәрби округының укчылар взводы командиры.

1960–1970 елларда СССР ракета гаскәрләрендә сәяси эштә («Плесецк» космодромы, «Капустин Яр» полигоны һ.б.). Бер үк вакытта М.В.Фрунзе исемендәге Омск югары гомумгаскәри училищесендә укыта (1965–1967), Ерак Көнчыгыш командирлар югары училищесендә марксизм-ленинизм кафедрасы (1967–1983, бүленеп, Благовещенск шәһәре), С.М.Будённый исемендәге хәрби элемтә академиясендә (1972–1974, Ленинград), А.Н.Комаровский исемендәге Ленинград югары хәрби төзүче-инженерлар училищесендә КПСС тарихы кафедралары мөдире (1983).

1983 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. 1984–1986 елларда Витебск медицина институтының, 1986–1991 елларда Пушкино аграр университетының (Ленинград өлкәсе) КПСС тарихы кафедралары мөдире.

2002–2003 елларда Петербург сервис һәм икътисад академиясенең фәлсәфә һәм культурология кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре хәрби тарихка, совет гаскәр башлыкларына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Особая Краснознамённая Дальневосточная армия на страже мира и безопасности СССР (1929–1938 гг.). Благовещенск, 1970; 

Созвездие полководцев. Хабаровск, 1972 (автордаш); 

Забвения нет. Хабаровск, 1990; 

Волжане в партизанском движении в Белоруссии (июнь 1941 — июль 1944). СПб., 2005.