Биографиясе

1929 елның 18 гыйнварында Кырым АССРның Алупка шәһәрендә туган.

1952 елда Идел буе урман-техника институтын тәмамлый (Йошкар-Ола шәһәре).

1963 елдан Казан финанс-икътисад институтында, 1980–1991 елларда икътисад һәм җитештерүне оештыру, 1991–1998 елларда җитештерү икътисады һәм маркетинг кафедрасы мөдире, 1998 елдан җитештерү икътисады кафедрасы профессоры.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре сәнәгать һәм предприятиеләрдәге автоматлаштырылган системалар белән идарә итү, шулай ук кризисны булдырмау, стратегик планлаштыру мәсьәләләренә карый.

Фәнни эшләрен гамәлгә кертү нәтиҗәләре СССР ВДНХсында күрсәтелә, ике мәртәбә көмеш медальгә лаек була.

Хезмәтләре

Экономика технического обслуживания и ремонта. Ижевск, 1966 (автордаш).

АСУ ремонтной службы предприятия. М., 1975.

Управление ремонтом оборудования непрерывных производств. М., 1982.