Биографиясе

1947 елның 26 гыйнвары, Пхеньян, Корея Халык Демократик Республикасы – 1993 елның 23 апреле, Казан.

1969 елда Алтай медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1976–1986 елларда Волгоград физик культура институтының Казан факультетында, 1985 елдан физиология кафедрасы мөдире. 1986 елдан Казан химия фәнни-тикшеренү институтында лаборатория башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре физиологиягә, саклану чаралары гигиенасына карый.

Үпкәләрнең барьер функциясен, организмның тернәкләнү процессларын тикшерә.

Кешенең саклану чаралары белән эш иткәндәге халәтенә физиологик бәя бирү ысулын эшли һәм гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

Барьерная функция лёгких по отношению к серотонину и её роль в поддержании гомеостаза. Казань, 1986;

Восстановление функции опорно-двигательного аппарата у спортсменов. Казань, 1988;

Физиология и патология дыхательной системы у спортсменов. Казань, 1991.