Биографиясе

1914 елның 6 июне, Кукмара районы Пычак авылы — 1999 елның 2 августы, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын (1951), СССР Финанс халык комиссариатының Бөтенсоюз финанс академиясен (Ленинград, 1955) тәмамлый.

1930 елдан туган авылында колхозда эшли.

1933–1939 елларда Кукмара, Шөгер һәм Питрәч районнары башкарма комитетларында инспектор, финанс бүлеге мөдире, Татарстан финанс халык комиссариатының салымнар һәм җыемнар бүлеге өлкән инспекторы. 1940–1941 елларда Молдавия ССР Дәүләт контроле халык комиссариаты өлкән тикшерүчесе.

1946 елдан ТАССР Финанс министрлыгының идарә башлыгы, 1947–1953 елларда салым бүлеге башлыгы.

1955–1961 елларда Кыргызстан ССР Финанс министрлыгында.

1961–1968 елларда Кыргыз университетының финанс һәм кредит кафедрасында. 1962 елдан кафедра мөдире.

1968 елдан Рига гражданнар авиациясе инженерлары институтында (хәзер Рига авиация институты), статистика һәм хисап (соңрак финанс һәм кредит) кафедрасын оештыра һәм аның мөдире була, 1977–1993 елларда шул кафедраның профессоры.

Хезмәтләре илебезнең гражданнар авиациясе финанслары мәсьәләләренә карый. Югары уку йортлары өчен илебездә беренче «Һава транспорты финанслары» («Финансы воздушного транспорта») дәреслеге авторы. СССР Гражданнар авиациясе министрлыгы икътисади советының методологик финанс секциясе әгъзасы (1969–1993).

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр; Кыргызстан һәм Латвия ССР ЮС Президиумнарының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Финансы воздушного транспорта. М., 1983.                     

Автор — Ф.С.Зыятдинов