Административ-территориаль буйсынуы

1929–1930 елларда нигезләнә, атамасы оештырылган колхоз исеменә нисбәтле.

Оештырылган вакытыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Саклаубаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Алга» колхозы оештырыла. 1957 елда ул «Нөркәй» совхозына (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы) кушыла. 1965 елдан авылда – Тукай исем. совхоз (үзәк утары Иске Дөреш авылы), 1998 елдан – «Саклаубаш» күмәк предприятиесе, 2003 елдан ««Родные края – Туган як» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә (2001 елда яңа бина төзелә).

Авылда «Өмет» мәчете бар (2004 елдан).

Халык саны

1938 елда – 292,
1949 елда – 192,
1958 елда – 195,
1970 елда – 196,
1979 елда – 129,
1989 елда – 77,
2002 елда – 84,
2010 елда – 97,
2021 елда – 65 кеше (татарлар – 89%, руслар – 11%).