Биографиясе

1916 елның 25 мае, Әстерхан шәһәре — 1991 елның 1 октябре, Ташкент.

1933 елда Чарджау (Төрекмәнстан ССР) авыл хуҗалыгы мамык техникумын, 1940 елда Ташкент авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1940–1976 елларда (бүленеп) Үзбәкстан бакчачылык, виноградчылык һәм шәраб ясау фәнни-тикшеренү институтында: гамәлгә кертү бүлеге (1947–1952), җиләк культуралары секторы мөдире (1968–1976).

1942–1946 елларда СССР ФАнең Төрекмәнстан филиалында, Мары өлкәсе җир бүлегендә (Төрекмәнстан ССР).

1952–1955 елларда Үзбәкстан ССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Яшелчә һәм бәрәңге идарәсендә өлкән агроном.

Бакча каен җиләгенең (шул исәптән «Память Шредера», «Поздняя сладкая», «Узбекистанская») һәм алтынсыман карлыганның (шул исәптән «Дустлик», «Кишмишная», «Плотномясая», «Узбекистанская ранняя», «Узбекистанская сладкая», «Узбекистанская крупноплодная», «Сиюма») 15 сорты авторы.

Хезмәтләре җиләк культураларының селекциясе һәм агротехникасы мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының дүрт көмеш һәм өч бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Смородина. Таш., 1976; 

Ягодные культуры. Таш., 1979; 

Приусадебные ягодники. Таш., 1988 (автордаш).

Автор — Р.Ә.Әсретдинова