Биографиясе

1945 елның 4 августында Казанда туган.

1967 елда Казан университетын тәмамлый.

1969–1993 елларда Россия фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, 1989 елдан комплекслы кушылмалар һәм лигандлар структурасы лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бициклик терпеннарда икеле бәйләнеш буенча нуклеофиль кушылу реакцияләре стереохимиясе, электрик һәм оптик ысулларның җыелма мәгълүматлары нигезендә молекулаларга конформацион анализ, молекуляр магнетохимия, цианофосфатларның синтезы һәм структура үзлекләре, молибденның координацион кушылмалары синтезы һәм структурасына карый.

Вульфсон диполь моментлар, Керр эффекты, Рэлеевча яктылык таралу ысуллары нигезендә эремәдә катлаулы конформацион катнашмаларны анализлауның комплекслы ысулын ача. Б.А.Арбузов, А.Н.Верещагин, В.Ф.Николаев, Н.В.Үтәгәнов белән берлектә парамагнитик ионнар һәм орбиталь магнитик моментлы комплекслары булган эремәләрдә парамагнитик икеле нур сыну күренешен ача. Эремәләрдә металлокомплексларның структураларын билгеләүнең уникаль эксперименталь ысулын эшли.

Вульфсон АКШта, Европа Берлеге һәм БДБ илләрендә патентланган, көчле электроакцепторлар группасы булган пирофосфат, фосфорлы ангидрид һәм фосфатлардагы Р-О бәйләнешләре һәм цианид ионнары арасындагы реакцияне ача.

1993 елдан АКШта.

Хезмәтләре

Молекулярная магнетохимия. Москва, 1989.

Парамагнитные эффекты линейного двулучепреломления в магнитном поле // Журнал неорганич. химии. 1990. 35(2).

Molecular Magnetochemistry. N.Y. – London-Amsterdam, 1999.