- РУС
- ТАТ
кристаллограф, минералогия һәм геогнозия докторы (1896), Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1921)
1863 елның 10 июне, Чернигов губернасы Нежин шәһәре – 1925 елның 25 декабре, Мәскәү.
Россиядә кристаллар физикасына һәм рентгеноструктур анализга нигез салучы.
Варшава университетын тәмамлый (1885).
Казан (1897–1898) һәм Варшава (1898–1906) университетларында минералогия профессоры.
1908–1911, 1918–1925 елларда Мәскәү университетында эшли.
Кристалл структураларын тикшерү буенча Россиядә беренче рентген кабинетын оештыра.
1911–1917 елларда – Мәскәү хатын-кызлар югары курсларында кристаллография һәм минералогия кафедрасы мөдире.
1897 елда Казанда пространстволы проектлаштыру өчен стереографик челтәр ярдәмендә кристалларның гониометрик үлчәү нәтиҗәләрен эшкәртүнең график ысулын өйрәнә. Вульф челтәре бөтен дөньяга таныла һәм әлегә кадәр кристаллографиянең, физика, химия, геодезиянең төрле тармакларында киң кулланыла.
1913 елда (инглиз физиклары У.Л. һәм У.Г.Брэгглардан бәйсез рәвештә) кристаллик рәшәткәдә рентген нурлары дифракциясе шартларын билгели һәм рентгеноструктур анализның төп формуласын чыгара (Вульф-Брэгг формуласы).
Кристалл кырларының үсү тизлеге турындагы законны тасвирлый (П.Кюри-Вульф принцибы, 1895).
Руководство по кристаллографии. Варшава, 1904.
Симметрия и её проявления в природе. Москва, 1915.
Избранные работы по кристаллофизике и кристаллографии. Москва–Ленинград, 1952.
Чернов В.Г. Геологи Московского университета. Москва, 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.