Н.М.Вәлиев Чистай – балачак һәм яшьлек еллары узган шәһәр турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1949 елның 3 сентябрендә Чистай шәһәрендә туган.

Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1971), Чистайда урта мәктәптә укыта.

1977–1980 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының татар әдәбияты бүлеге аспиранты. Филология фәннәре докторы Н.Г. Юзиев фәнни җитәкчелегендә  «“Духовное испытание” героев в произведениях Ф. Амирхана» 
темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1996 елда Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында «Д.И.Стахеев. Судьба и творчество. 1840–1918 гг.» темасына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 

1975–1977 елларда һәм 1981 елдан Алабуга педагогия институтында: рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире (1983 елдан), профессор (1997), бер үк вакытта 1991 елдан фәнни эшләр буенча проректор, 2000 елдан – ректор.

Н.М.Вәлиев җитәкчелегендә провинциаль институт тулы канлы университет, Татарстан Республикасыннан читтә дә билгеле фәнни-мәгариф үзәк булып таныла. Н.М.Вәлиев инициативасы белән һәм аның актив катнашында Алабуга дәүләт педагогика институтында даими рәвештә Стахеев һәм Цветаевага багышланган бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, Епархия кызлар училищесы тарихы музее (2001–2002) оештырыла, күренекле Алабуга сәүдәгәрләре нәселе вәкиле, язучы Д.И.Стахеев хөрмәтенә институт каршындагы мәйданда (2003) һәйкәл куела, Татар әдәбияты һәм мәдәнияте (2004), Алабуга сәүдәгәрлеге (2006) музейларына нигез салына. Алабуга сәүдәгәрләре музеена Н.М.Вәлиев вакытлыча саклау һәм куллану шарты белән кыйммәтле китаплар, мебель һәм сәүдәгәрләр көнкүреше әйберләре тупланмасын тапшыра.

Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре (2002–2007, 2012 елдан). 2007–2009 елларда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры.

2009–2014 елларда өченче (2004–2009) һәм дүртенче (2009–2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Россия Язучылар берлеге һәм Россия туган якны өйрәнүчеләр берлеге президиумы әгъзасы; Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы.

Н.М.Вәлиев шулай ук берничә иҗтимагый академиянең – рус эшкуарлыгы академиясе (1999), Россия гуманитар фәннәр академиясе (2001), Россия табигать белеме академиясенең (2011) хакыйкый әгъзасы булып тора.

Чистай (2011) һәм Алабуга (2012) шәһәрләренең Мактаулы гражданины. 

«Дмитрий Иванович Стахеев – сәүдәгәр, әдип, шәхес» бөтенсоюз фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар. 1990 ел, 5 июнь

Алабуга педагогика институты бинасы каршында. Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Алабугада Епархия кызлар училищесы бинасына Г.Ф.Стахеева хөрмәтенә истәлек тактасы кую. 1998 ел, июнь

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Наил Вәлиев Стахеевлар варислары белән Д.И.Стахеевка һәйкәл ачылу тантанасыннан соң. 2003 ел, 3 октябрь

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Н.М.Вәлиев Алабуга дәүләт педагогика институты турында

Н.М.Вәлиев үзенең Татарстан мәгариф һәм фән министры булып эшләгән еллары турында

Иҗтимагый эшчәнлеге

Н.М.Вәлиев инициативасы белән Алабугада Епархия кызлар училищесы оештырган Г.Ф. Стахеева (Докучева) истәлегенә – бюст (2006), галим-психоневролог, академик В.М.Бехтеревка һәйкәл (2007) куела.

2014 елда Н.М.Вәлиев тырышлыгы белән «Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ачыла. Н.М.Вәлеев – Чистай музей-тыюлыгының фәнни кураторы һәм киңәшчесе. Ул шулай ук беренче (2015) һәм икенче (2021) Халыкара Пастернак укуларын, Чистайда Б.Л.Пастернакка һәйкәл куюны (2015) оештыра.

Наил Вәлиев Мәскәүдә, Борис Пастернак улы Е.Б.Пастернак өендә. 2007 ел, 23 февраль

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Татарстан Министрлар Кабинетында Чистайда музей-тыюлык булдыру турында киңәшмә. 2013 ел, 13 декабрь

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның Чистайга килүе. 2015 ел, 22 октябрь

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Фәнни эшчәнлеге

Н.М. Вәлиев – әдәбият белеме, сәнгать белеме, туган як тарихын өйрәнү өлкәләрендә фундаменталь хезмәтләр авторы.

Рус-татар әдәби бәйләнешләрен өйрәнә,  мәсәлән, Ф.Әмирхан иҗатына рус классик әдәбияты традицияләре яктылыгында караш.

1980 еллар уртасыннан Н.М.Вәлиев әдәби тарих һәм туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. Вакытлы матбугат битләрендә Кама буеның үткәненә багышланган мәкаләләре бастылып чыга, аларда ул Алабуга, Чистай шәһәрләренең мәдәни мирас объектларын саклау мөһимлеге  мәсьәләсен күтәрә. Элегрәк аз тиражлы газеталарда һәм журналларда дөнья күргән мәкаләләре өч дистә елдан соң «Преодолевая забвение» (2019) китабында өлешчә җыелып басыла.

Язучы Д.И.Стахеев исемен ача, аның турында берничә монография, сайланма әсәрләрен әзерләп бастыра: «Искры под пеплом: творческий портрет писателя Д.И.Стахеева» (Алабуга, 1994), «Дмитрий Стахеев: жизнь и творчество» (Яр Чаллы, 1994), «Дмитрий Стахеев. Творческий путь писателя» (Казан, 1995), «Дмитрий Стахеев: судьба и творчества» (Уфа, 1996). Стахеевлар нәселе тарихын өйрәнүне Джордж (Юрий) Стахеевның Австралиядәге шәхси архивында 2006 елның октябрендә эшләү нәтиҗәсендә язылган «Елабуга. Харбин. Сидней…» (2007) китабы дәвам итә (автордашы – тарих фәннәре докторы, профессор Н.Г. Вәлиева).

Н.М. Вәлиев Россия сәүдәгәрлегенең рус әдәбияты һәм мәдәниятенә керткән өлешен тикшерү буенча яңа фәнни юнәлеш һәм фәнни мәктәп оештыра. 1990 елның июнендә Н.М.Вәлиев инициативасы белән Алабуга дәүләт педагогика институтында үткәрелгән «Дмитрий Иванович Стахеев – сәүдәгәр, әдип, шәхес» бөтенсоюз фәнни-гамәли конференциясендә Россия сәүдәгәрләренең хәйрия эшчәнлегенә быгашланган дискуссия оештырыла. 2003 елның 3–4 октябрендә Епархия кызлар училищесының 100 еллыгына багышланган Икенче Халыкара Стахеев укулары үткәрелә. 2003 елдан Алабуга дәүләт педагогика институтында Стахеев укуларын үткәрү традициягә әверелә.

1980 еллардан Н.М.Вәлиев, «Алабуганың танылган кешеләре» темасы өстендә эшләп, «Описания славянских рукописей Московской Синодальной библиотеки» дип исемләнгән алты томлы белешмәлек авторы күренекле рус тарихчысы, археограф, археолог, Император фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор К.И.Невоструевның фәнни мирасын өйрәнә. 2015 елда Н.М.Вәлиевның «К.И.Невоструев: творческая биография ученого. Переписка» китабы басылып чыга. Анда шәхес язмышы чорның тарихи контексты фонында заманның күренекле эшлеклеләре белән эпистоляр әңгәмәдә ачыла.

Чистайның уникаль тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү максаты белән 2015 елда ТР Фәннәр академиясе каршында Н.М. Вәлиев җитәкчелегендә  Кама фәнни үзәге оештырыла.

Татарстан Республикасында гуманитар фәннәр үсешен ныгыту максатыннан «Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге» федераль тикшеренү үзәгендә «Күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология» лабораториясе булдырыла, башлап йөрүчесе – Н.М.Вәлиев. Лабораториянең максатлары һәм бурычлары Чистайның тарихи-мәдәни мирасын һәм потенциалын күпьяклы өйрәнү белән бәйле. Чистай эвакуациясе феноменын өйрәнү («Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда Совет Язучылары» темасы) шәһәргә һәм республикага киң халыкара аренага чыгарга мөмкинлек бирә. Чистай подтекстына һәм Б.Л.Пастернакның «Доктор Живаго» романы прототипларына зур игътибар бирелә.

2017 елда Н.М.Вәлиев Чистай белән бәйле 300 язучы һәм мәдәният эшлеклесенә багышланган «Чистополь литературный» исемле беренче универсаль белешмә басмасын нәшер итә.

2016–2018 елларда Казан һәм Мәскәү рәссамнары, авангардчылар, 1926 елда Казаннан китәргә мәҗбүр булган гаилә пары – Константин Чеботарев һәм Александра Платунова турында Н.М.Вәлиев тарафыннан әзерләнгән өч томлык хезмәт басылып чыга. Өч зур том рәссамнарның иҗат юлы турында автор монографиясе, Казан корреспондентларына язылган хатларның (комментарийлар белән) күләмле томы һәм гаҗәеп нәкышь һәм графика альбомыннан тора.

Галим үз шәҗәрәсен өйрәнү буенча да җитди тикшеренү эше башкара. Нәтиҗәдә, 1950 еллар башында сәяси репрессияләр корбаны булган мөселман руханилары вәкиле турындагы "Судьба Ахметши хазрата Исламшина (архивно-следственное дело №25296)" китабы дөнья күрә. 

Н.М.Вәлиев бертуган Невоструевлар турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Наил Вәлиев М.Х.Хәсәнов һәм Ф.А.Табиев белән. 1999 ел язы

Алабуга дәүләт педагогика институтының 100 еллыгы көннәре. Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Наил Вәлиев Мәскәүдә, Цветаева иҗаты белгече Мария Иосифовна Белкина өендә. 2005

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Наил Вәлиев Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институты директоры А.Б.Куделин һәм П.В.Палиевский белән. 2010

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Н.М.Вәлиев Казан рәссамнары К.Чеботарев һәм А.Платунова турындагы 3 томлык басма хакында

Н.М.Вәлиев Чистайда тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгын булдыру турында

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Фән өлкәсендәге казанышлары өчен» алтын медале белән (2019), Россия халыкларының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклау һәм үстерү эшендә казанышлары өчен Россия Тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлегенең “Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” медале белән (2002) һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 

РФнең югары һөнәри белем мактаулы хезмәткәре.

Алабуганың тарихи-мәдәни мирасы турындагы тугыз китаптан торган хезмәтләр циклы өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә лаек була (2020).

Наил Вәлиев Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты) директоры Н.Н.Скатов белән. 2001 ел, 15 февраль

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Наил Вәлиевнең В.В.Кожинов белән соңгы очрашуларыннан берсе. 2000 ел, 17 февраль

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Наил Вәлиев Зур Россия энциклопедиясе баш мөхәррире Н.П.Розин белән. 2003 ел, 25 гыйнвар

Н.М.Вәлиевнең шәхси архивы

Н.М.Вәлиев бүгенге көн әдәбияты турында

Хезмәтләре

Әдәби Алабуга. Алабуга, 2005.

Фатих Әмирханның рухи мирасы: идея-сәнгать үзенчәлекләре. Казан, 2005.

В мире нравственных исканий. Казан, 1985.

Дмитрий Стахеев: Судьба и творчество. Уфа, 1996.

Высокое служение Отечеству: Капитон Иванович Невоструев (1815–1872). Елабуга, 1998.

Гармония культур. Казань, 2001.

Елабуга-Харбин-Сидней. Казань, 2007 (автордаш).

Краеведы Елабуги. Казань, 2007 (автордаш).

К.И. Невоструев: творческая биография ученого. Переписка. М., 2015. 

Константин Чеботарев, Александра Платунова: в поисках пути в искусстве. Казань, 2016. 

Судьба Ахметши хазрата Исламшина (архивно-следственное дело № 25296). Казань, 2021, и др.

Бибилиографический указатель трудов Н.М.Валеева.
 

Н.М.Вәлиев бүгенге көндә туган якны өйрәнү мәсьәләләре турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Н.М.Вәлиев ХХ йөз ахыры Алабуга шәһәре турында

Әдәбият

Академия наук Республики Татарстан. Казань, 2002.

Валеев Наиль Мансурович. Визитная карточка ученого: биобиблиографический указатель / Сост.: В. Мухсинова, Н. Сафина. Елабуга, 2003.

Наиль Мансурович Валеев: биобиблиографический указатель. Елабуга, 2004.

Кожинов В. Русский и татарин // Звезда Поволжья. 2009. № 38 (489).

Кондрашин Д.В., Корнилова И.В. «Российскому купечеству – благодарные потомки»: штрихи к научной биографии Н.М. Валеева // Вестник Вятского государственного гуманитарного университета. 2010. № 3 (1).

Ученые Татарстана – доктора наук (ХХ–XXI вв.): справочник / Сост.: Р.А. Айнутдинов, Л.М. Айнутдинова. Казань, 2016.

Валеев Наиль Мансурович // Чистополь литературный. Энциклопедия. Казань, 2017.

Наиль Мансурович Валеев: биобиблиографический указатель / Сост. и примеч. М.А. Ахметовой. Казань, 2019.