- РУС
- ТАТ
геолог-минералог, геология-минералогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе (1979, 2002)
1921 елның 6 октябре, Омск шәһәре – 2010 елның 9 июле, Казан.
М.А.Винокуровның улы.
Казан университетын тәмамлый (1950), шунда ук эшли, 1965–1991 елларда минералогия һәм петрография кафедрасы мөдире; минераллар физикасы һәм аларның синтетик аналоглары лабораториясен оештыручы (1989).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Минералогиядә тау токымнары һәм минераллар физикасы фәнни юнәлешен нигезләүчеләрнең берсе (1964).
Винокуровның бу өлкәдәге эзләнүләре реаль кристаллар төзелеше турында күзаллауны киңәйтергә, кристалларда гадәти булмаган валентлы халәттә кушылган ионнар булуын ачыкларга, гетеровалентлы изоморф алмаштырулар вакытында корылмалы компенсация механизмнарын ачыкларга һ.б. зур мөмкинлек бирә. Электрон парамагнитлы резонанс һәм төш магнит резонансын кулланып минераллар өйрәнүнең спектроскопик ысулларын геологик эзләү эшләре тәҗрибәсенә кертә. Тау токымнарының физик үзенчәлекләрен әлеге алымнар белән өйрәнү нефть һәм газ коллекторларының сыйдыру-фильтрлау үзлекләрен билгеләүнең экспресс ысулын куллануга китерә.
Халыкара кристаллографик союз (1978), халыкара «Phуsics and Chemistrу of Minerals» журналы редколлегиясе (1978–1997) әгъзасы. Бөтенроссия минералогия җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе (1965–1995), шул җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы (1980).
Ике 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Магнитные свойства минералов и методы их изучения // Современные методы минералогического исследования. М., 1969. Ч. 2.
ЭПР – спектроскопия и изоморфизм в минералах // Проблемы изоморфных замещений атомов в кристаллах. М., 1971.
Dissуmmetrization of Crуstals: Theorу and Experiment // Phуsics and Chemistrу of Minerals. 1980. V. 6 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.