Биографиясе

1863 елның 27 сентябре (9 октябре), Мәскәү – 1939 елның 11 ноябре, шунда ук. Россиягә күчеп килгән америкалы инженер гаиләсеннән.

Мәскәүдә К.Мазинг реаль училищесын (1883) һәм Петровск игенчелек һәм урман академиясен (Мәскәү, 1887) тәмамлый.

Студент елларында фәнни эшчәнлеген башлый, лаборатория оештыра һәм тәҗрибә кыры мөдире була. 1887 елда, академияне тәмамлаганчы ук, үзенең беренче фәнни эшен – «Исследование восьми почв Мамадышского уезда Казанской губернии» башкара. Бу экспедициягә Казан губернасы земствосы статистика бюросының заказы сәбәп була, аңа салым салу ихтыяҗы һәм крәстияннарның җир белән файдалуын җайга салу өчен туфракны бәяләү таләп ителә. Яшь галим өчен бу командировка кандидатлык хезмәтен әзерләү чорына туры килә һәм кыр тикшеренүләрендә тәҗрибә туплау мөмкинлеген бирә.

1891 елдан Петровск академиясендә гомуми игенчелек курсын алып бара. 1894 елда магистрлык диссертациясен яклый. 1894 елдан Мәскәү авыл хуҗалыгы институтында (хәзерге К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе) – адъюнкт-профессор, 1897 елдан – туфракны өйрәнү һәм гомуми игенчелек кафедрасы профессоры, 1906–1908 елларда –директор, 1922–1925 елларда – ректор.

Бердәм туфрак ясалу процессы турында тәгълимат төзи, туфрак формалашуда биологик факторларның әйдәп баручы ролен нигезли һәм игенчелекнең үлән – туфрак системасын эшли.

Туфрак лизиметрлары ярдәмендә туфракның органик матдәсенә күпьеллык уникаль тикшеренүләр үткәрә, күпьеллык үләннәр питомнигына нигез сала (3000 төргә кадәр), шуның нигезендә фәнни болынчылык булдыра.

«Почвоведение» (1914–1924) фундаменталь хезмәте һәм 470 гә якын фәнни хезмәт авторы.

Бүләкләре

В.И.Ленин исемендәге премия лауреаты (1931). Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә (ике тапкыр).

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.