- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (2005)
1966 елның 23 гыйнварында Казанда туган.
Казан университетын тәмамлый (1988), Казан технология университетында эшли, гомуми химик технология кафедрасы профессоры (2005 елдан), бер үк вакытта, 1998 елдан, Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында элементорганик кушылмалар фәнни-тикшеренү лабораториясендә.
Хезмәтләре элементорганик кушылмаларны синтезлау һәм аларның структурасын тикшерүгә карый. Полифункциональ нитроэтеннарга систематик конформацион анализ ясый, фосфорланган нитровинилиндолларның төзелешен билгели; ациклик, гетероциклик фосфор һәм кремний кушылмаларның конформацияләрен ачыклый.
Верещагина тикшеренүләре элек өйрәнелмәгән фосфорорганик кушылмалар хакында бер төркем теоретик гомумиләштерүләр ясарга, аларның төзелешенә һәм үзара электроник тәэсирләшүләренә караган фаразлауга мөмкинлек тудыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.