Биографиясе

1930 елның 14 августы, Ростов-Дон шәһәре – 2005 елның 1 гыйнвары, Казан.

Новочеркасск политехника институтын тәмамлаганнан соң (1954), Казахстан Үзәк геология идарәсе экспедицияләрендә һәм геологик эзләнүләр оешмаларында эшли.

1962 елдан Казахстан минераль чималлар институтында, руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе бүлеге мөдире (1963–1970, 1978–1981), директор урынбасары (1970–1975).

1975–1978 елларда СССР Фәннәр академиясенең Кола филиалы (Мурманск шәһәре) президиумы рәисе урынбасары.

1981–1984 елларда Казахстан политехника институтында геология факультеты деканы.

1984 елдан ЦНИИгеолнеруд директоры, 2002 елдан фәнни консультант.

Фәнни эшчәнлеге

СССР территориясендә яңа генетик һәм сәнәгый типтагы берничә асбест чыганагын ачыклый.

Руда булмаган файдалы казылмалар фаразы һәм минерагениясе буенча тикшеренүләрне киңәйтә һәм тирәнәйтә, бу исә республика һәм союз күләмендә руда булмаган чыганакларның чимал базаларын арттыруга китерә. Аның фәнни җитәкчелегендә Россиядәге металл булмаган файдалы казылмаларның чимал потенциалын бәяләүнең төп принциплары тикшерелә һәм камилләштерелә, федераль минераль чимал базалары, шулай ук Татарстан территориясендәге, Идел буе һәм Уралның башка төбәкләрендәге региональ чимал базаларын үстерү буенча төп проблемалар һәм мәсьәләләр билгеләнә.

1969–1992 елларда Алжир, Эфиопия, Югославия, Чехословакия, АКШ, Италия, Испания, Кытай, Монголиядә геологик эксперт.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, «Чыганакны беренче ачучы» билгесе (1984) белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геология, методика поисков и разведки месторождений родусит-асбеста. Алма-Ата, 1965 (автордаш).

Геологические модели и парагенезис месторождений полезных ископаемых. М., 1993.

Әдәбият

Казахский институт минерального сырья: 40 лет. Алма-Ата, 1996.

Кто есть кто в Республике Татарстан. Казань, 1996.