- РУС
- ТАТ
автоматик идарә итү һәм кибернетика гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1990). Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1997), академигы (2006)
1946 елның 5 июлендә Украинаның Чистяково шәһәрендә (хәзер Торез шәһәре) туган.
1970 елда Казан авиация институтының радиотехника факультетын тәмамлый, шунда ук эшли.
1975–2006 елларда СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегендә (хәзер Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге): 1975–1980 елларда Себер энергетика институтында, лаборатория мөдире (1978 елдан); 1980 елдан Иркутск исәпләү үзәгендә (хәзер Системалар динамикасы һәм идарә итү теориясе институты): лаборатория мөдире, бүлек мөдире (1986 елдан), директор урынбасары (1989 елдан), директор (1991 елдан).
Бер үк вакытта Иркутск университетының системалар теориясе (1991–1996 елларда), идарә итү һәм информатика проблемалары (1996 елдан) кафедралары мөдире.
2006 елдан Россия Фәннәр академиясенең Идарә итү проблемалары институты директоры.
Хезмәтләре динамик һәм идарә ителүчән системалар теориясенә, идарә итүнең логик ысулларына, ясалма интеллект проблемаларына карый. Васильев идарә итүләр теориясендә логик ысуллар фәнни мәктәбенә нигез сала.
Ляпуновның векторлы функцияләр терминнары ярдәмендә нәсызыкча системаларның идарә ителүчәнлек һәм оптимальлек критерийләрен, шулай ук ясалма интеллект өлкәсендәге теоремаларны автоматик исбатлау һәм синтезлау ысулларын беренче дәрәҗә логик исәпләүләрдә эшли.
«Оптимизация, управление, интеллект» журналының баш мөхәррире (1994 елдан).
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).
Почёт ордены, медальләр, шул исәптән РФ Космонавтика федерациясенең С.П. Королёв исемендәге медале белән бүләкләнә.
Метод сравнения в математической теории систем. Новосибирск, 1980.
Метод векторных функций Ляпунова в задачах быстродействия. М., 1986.
Интеллектное управление динамическими системами. М., 2000 (автордаш).
Моделирование и управление процессами регионального развития. М., 2001 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.