- РУС
- ТАТ
нефтьче-геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1975)
1933 елның 15 сентябре, Казан – 1979 елның 21 марты, шунда ук.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), «Әлмәтнефть» геология идарәсендә һәм Татсовнархозда эшли (1957–1959).
1959–1962 елларда Казан университетында.
1963–1979 еллардада ВНИИгеолнерудта, 1975 елдан тектоника секторы мөдире.
Вятка-Кама елгаара оригиналь тектоник схеманы эшли, ярылган урын системалары, аларга бәйле структуралар формалашуның закончалыкларын нигезли, җыелмалар үсешенең янәшә торган авлакогеннар белән синхрон бәйләнешен билгели, структураларның зурлыгы һәм тибына бәйле рәвештә Урал-Идел буе нефть чыганаклары урнашуның зона закончалыкларын күрсәтә, Рус платформасының көнчыгыш өлешендә руда булмаган файдалы казылмаларны эзләү өчен эре һәм уртача масштаблы карталар эшләүдә катнаша.
Основные принципы минерагенетического анализа платформенных областей // Всесоюз. институт экономики минерального сырья, Экспресс-инф. 1974. Сер. 4, вып. 1.
Авлакогены Восточно-Европейской платформы. М., 1976.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.