Биографиясе

1922 елның 10 марты, Арча шәһәре – 2015 ел.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә, 1973 елда беренче ранг капитаны.

1982 елдан Оборона министрлыгының фәнни-тикшеренү үзәгендә (Петродворец шәһәре) әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сугыш хәрәкәтләре һәм сугыш өчен билгеләнгән системаларны математик модельләштерү методологиясенә карый.

Бөтен саннарда сызыкча һәм нәсызыкча программалаштыру мәсьәләләрен чишү, катлаулы объектларны сафтан чыгару нәтиҗәсен бәяләү ысулларын, хәрби көч һәм чараларны сугышчан куллануны электрон-хисаплау машинасында планлаштыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләүне исәпләү методикасын эшли.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые практические методы расчётов, связанных с оценкой эффективности обнаружения [У.к.], 1968.

Новый (совершенно иной) подход к вопросу выбора показателя боевой эффективности сил и средств [У.к.], 2001.