Биографиясе

1929 елның 6 феврале, хәзерге Теләче районының Күкчә авылы – 2016 елның 27 августы, Казан.

1955 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1956 елдан Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында эшли: лаборатория (1958–1964), бүлек (1965–1987) һәм бүлекчә (1987–1996) җитәкчесе.

1997 елдан Казан энергетика университетында сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиотехника, радионавигация, радиотелеметрия һәм радиолокациягә карый. Самолёт койрыгын телевизион саклау системасын, катлаулы сигналларны синтезлау методикасын эшли һәм гамәлгә кертә, элемтә һәм телекоммуникация өчен санча яшерен махсус радиокомплекс системаларын төзи.

Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССРның мактаулы радисты (1983). «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.