Биографиясе

1951 елның 13 июлендә Казахстан ССРның Кустанай өлкәсе Соколовка поселогында туган. 

1973 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. Оптика һәм нанофотоника кафедрасы мөдире (1991 елдан), проректор (2001–2002), ректор (2002–2010), Казан университеты президенты (2010–2014).

М.Х.Сәлахов җитәкчелек иткән елларда Казан университетының төп бинасына көнчыгыш ягыннан янкорма өстәп төзелә, нәтиҗәдә, әлеге архитектура истәлеге XIX йөз осталары планлаштырган рәвешкә китерелә, башка биналарга реконструкция үткәрелә; университетның 200 еллыгы югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә; психология факультеты һәм Химия институты оештырыла, яңа кафедралар һәм белгечлекләр ачыла; «XXI йөз материаллары һәм технологияләре» фәнни-укыту үзәге, Матдәләр һәм материалларны физик-химик тикшерүләрне күмәк куллану региональ үзәге төзелә; укыту процессына балл-рейтинг системасы кертелә; М.Т.Нужинга һәм Е.К.Завойскийга һәйкәл куела (икесе дә 2004 елда).

2012–2014 елларда М.Х.Сәлахов – Татарстан Фәннәр академиясенең физика, энергетика һәм Җир турында фәннәр бүлеге академик-секретаре.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты (2014–2023).

М.Х.Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм Президиумы әгъзасы (2004 елдан). Россия ректорлары берлеге президиумы әгъзасы (2005–2010). Татарстан Республикасы Югары уку йортларының ректорлар советы рәисе (2005–2010). «Учёные записки Казанского университета» басмасының баш мөхәррире (2005–2010). Күптомлы Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы (2006 елдан).

Мәгъзүм Сәлахов. Яшьлек хатирәләре. 2021

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гамәли спектроскопиягә карый.

М.Х. Сәлахов түбән температуралы плазмага һәм тузанлы фракталь структуралы плазмага спектроскопик диагностика ясау алымнарын эшли, бу алымнар спектраль сызыкларны штаркча киңәйтүнең фундаменталь константаларын билгеләүдә кулланыла.

Спектроскопиянең күп үлчәнешле кайтма мәсьәләләрен анализланучы бирелмәләрнең (фракталь тавыш, нәстационарлык, вакланма дәрәҗәле тренд һ.б.) махсус үзенчәлекләрен исәпкә алып чишү өчен регулярлаштыруның вейвлет-анализ һәм нейтрон челтәрләр куллануга нигезләнгән статистик алымнарын тәкъдим итә.

Нанофотоника буенча фәнни юнәлеш булдыру инициаторы.

Халыкара «Когерент оптика һәм оптик спектроскопия» яшьләр фәнни мәктәбе җитәкчесе (1997 елдан).

Мәгъзүм Сәлахов. Ректорлык еллары турында. 2021

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Бүләкләре

Дуслык ордены (2017).

Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе  (2010).

Ломоносов исемендәге орден, медальләр белән бүләкләнә.

Мәгъзүм Сәлахов. Татарстан Фәннәр академиясе турында. 2021

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Хезмәтләре

Уширение спектральных линий в плазме и газах. Казань, 1998 (автордаш).

Математическая обработка и интерпретация спектроскопического эксперимента. Казань, 2001 (автордаш).

Взаимодействие атомов с полем лазерного излучения и резонансная флуоресценция. Казань, 2013 (автордаш).

Electron rest mass and energy levels of atoms in the photonic crystal medium // Phys. Rev. A., 2012. V. 85 (автордаш).

Atherosclerotic plaque and hydroxyapatite nanostructures studied by high-frequency EPR // Magnetic Resonance in Solids. 2013. V. 15, № 1. (автордаш).

Әдәбият

Ректоры России. М., 2002.