Биографиясе

1943 елның 27 мае, Казан – 2004 елның 12 марты, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлый (1965), Мәскәү университетында эшли, гидромеханика кафедрасы профессоры (1985 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре механикага һәм гидродинамикага, астрофизикага, ихтималлыклар теориясенә карый. Н.Р.Сибгатуллин авиация сәнәгате өчен газ белән майлаулы платформалар теориясен эшли. Нәсызыкча сыгылмалылык һәм магнитик газ динамикасы модельләренең математик аналогиясен ачыклый. Аркылы тирбәнүләрнең эластик катламнарда бәрмә дулкыннар ясап резонанс барлыкка китерү күренешен билгели. Әйләнүче нейтрон йолдызларның электромагнит һәм гравитация кырларын гомуми ихтималлыклар теориясендә төзү алымын эшли.

Хезмәтләре

Колебания и волны в сильных гравитационных и электромагнитных полях. М., 1984.

Платформы на газовой смазке. М., 1987 (автордаш).

Oscillations and waves in strong gravitational and electromagnetic fields. B., 1991.