Биографиясе

1931 елның 12 апреле, Пермь шәһәре — 2018 елның 8 апреле, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук эшли (2010 елга кадәр, бүленеп, 1982–1997 елларда Казан химия фәнни-тикшеренү институты директоры), 1969–1982 елларда органик азот кушылмалары химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ароматик рәттәге нитрочыгарылмалар химиясенә һәм технологиясенә карый.

Шарнин — утка чыдам шартлагыч матдәләр (УЧШМ) өлкәсендә гыйльми юнәлешкә нигез салу чы. УЧШМне җитештерүнең теоретик нигезләрен эшли, утка чыдамлыкның молекулалар төзелешенә бәйлелеген ача. УЧШМне карбо- һәм гетероциклик күптөшле ароматик кушылмаларны синтезлау юлы белән барлыкка китерү мөмкинлеген күрсәтә, бу класс кушылмаларның электрофил һәм нуклеофил алмашу реакцияләрендәге реакция ихтималын тикшерә, чыдамлык җәһәтенчә уникаль үзлекләргә ия матдәләр синтезын башкара. Шарнин җитәкчелегендә тишү-шартлату эшләре өчен эшләнмәләр һәм аппаратура, кешене агрессив һәм токсик матдәләрдән, ионлы нурланыштан, янгын вакытындагы һәлакәтчел факторлардан саклаучы комплекслы чаралар эшләнә.

Фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәләре Чапаевск химия заводында (Самара өлкәсе), илнең газ һәм нефть табу сәнәгате предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 275 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

РСФСР югары белем бирү министрлыгының координацион методик советы секциясе (1977–1982), СССР ФА янындагы махсус продуктлар дәүләт комиссиясе (1975–1982), СССР химия сәнәгате министрлыгы янындагы махсус комиссия (1983–1990) рәисе.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге (1985), ТР Дәүләт бүләге (1997) лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын һәм бер көмеш медальләре; ТАССР Югары Советы мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Выпускники — гордость Казанского технологического университета: Биогр. справ. К., 2009.