Биографиясе

1905 елның 23 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе Туймәт авылы — 1971 ел, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1936), Мәскәү оешмаларында эшли.

1942–1944 елларда Монгол университетының (Улан-Батор) физика кафедрасы мөдире.

1948–1949 елларда СССР Югары белем бирү министрлыгының университетлар буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары.

1949–1955 елларда Казан университетының проректоры һәм, бер үк вакытта, молекуляр физика кафедрасы мөдире.

1955 елдан Мәскәүдә.

Хезмәтләре җылылык һәм молекуляр күренешләр физикасына карый.

Хезмәтләре       

Исследование физическими методами некоторых цепных реакций в жидкой фазе. К., 1952; 

Применение физических методов в химической кинетике. К., 1955.

Автор — Р.Г.Усманов