Биографиясе

1951 елның 5 февралендә Горький шәһәрендә (хәзер Түбән Новгород шәһәре) туган.

Горький университетын тәмамлагач (1973), мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укыта (Горький).

1983 елдан Горький чит телләр педагогика институтының (хәзерге Түбән Новгород лингвистика университеты) КПСС тарихы кафедрасында, 2007 елдан культурология, тарих һәм борынгы телләр кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Түбән Новгород мишәрләре, татар авыллары тарихына, сәяси төркичелек мәсьәләләренә карый. О.Н.Сенюткина хезмәтләрендә Россиядә төрки хәрәкәтнең беренче партия структуралары оешу шартлары һәм торышы тикшерелә, төркичеләрнең эшчәнлек алымнарына һәм формаларына, аларның киңәшмәләр уздыру үзенчәлекләренә характеристика, Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары барышына һәм карарларына анализ бирелә.

Бүләкләре

«Туган якны өйрәнү» номинациясендә Түбән Новгород бүләге (1998), фән һәм мәгариф өлкәсендә Х.Фәезханов исемендәге бүләк лауреаты (2006).

Россия Мөфтиләр шурасының 2 нче дәрәҗә әл-Фәхр ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Первый съезд мусульман России. Н.Новгород, 2005.

Тюркизм как историческое явление. Н.Новгород, 2007.

История Татарской Медяны (XVII–XXI вв.). Н.Новгород, 2008.

Әдәбият

Видные учёные России (Нижний Новгород). Н.Новгород, 2009. Вып. 3.