Биографиясе

1916 елның 19 мае, Вятка губернасы Малмыж шәһәре – 1969 елның 8 июле, Түбән Новгород шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1939), Саратов авиация заводында эшли.

1948–1956 елларда Арсеньев (Приморье крае), Комсомольск-Амур авиация заводлары баш инженеры.

1956–1969 елларда Горький авиация заводы баш инженеры, бер үк вакытта, 1967–1969 елларда, Горький политехник институты доценты.

Самолёт конструкцияләре һәм аларны җитештерү технологияләре буенча хезмәтләр (50 гә якын) авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

«Сокол» заводында (Түбән Новгород) иң яхшы технологик эшләнмәләр өчен Т.Ф. Сәйфи исемендәге бүләк булдырыла.

Казан техник университетында һәм Горький авиация заводының Дан музеенда Т.Ф. Сәйфи эшчәнлегенә багышланган стендлар бар.