Биографиясе

1957 елның 15 мартында Зеленодольск шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1979 ел), шунда ук эшли.

Хезмәтләре экологиядә фәзалы модельләштерүгә карый. Үсемлек бергәлекләренең ихтималлык моделен төзи. Аның тарафыннан эшләнгән концепцияләр, математик модельләр һәм компьютер программалары «Татнефть» акционерлык җәмгыяте объектларының әйләнә-тирә мохиткә ясаган тәэсирен күләм буенча исәпләү» проекты кысаларында территорияләрне районлаштыру һәм экологик комплекслы бәяләүдә, 1994–2000 елларга  Россия Федерациясенең минераль чимал базасын үстерү буенча Федераль максатчан программаны гамәлгә ашыруда һ.б.да кулланыла.

Җирне дистанцион зондлаштыру, экология белеме, интеллектуаль һәм адаптив системалар һ.б.га караган мәкаләләр авторы.

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2004 ел).

Хезмәтләре

Моделирование пространственной структуры растительного покрова (Геоинформационный подход). Казань, 2004.

Вероятностная модель формирования флористического состава растительных сообществ // Ботанический журн. 2005. Т. 90, № 3 (автордаш).

Spatially continuous data analysis and modelling. Analysing Ecological Data (Statistics for Biology and Health). N.Y., 2007.