Эчтәлек

1141 ел тирәсе, Атабәкләр дәүләтенең Ганҗә шәһәре, хәзер Әзәрбайҗан Республикасы — 1209 ел тирәсе, шунда ук.

Фарсы телендә яза. Шәһәр халкының урта хәлле катлавыннан.

Төпле белем ала: математика, астрономия, химия, медицина, география, тарих, мантыйк фәннәрен, чит телләрне өйрәнә.

Биш поэманы эченә алган һәм күләме ике юллык 30 мең бәйт тәшкил иткән «Хәмсә» («Бишлек») әсәренең авторы. Беренче «Мәхзән әл-әсрар» («Серләр хәзинәсе», 1180) поэмасы төзелеше белән «тартмалы композиция»не тәшкил итә; 2 бүлеккә бүленгән: яшәешнең төрле мәсьәләләренә багышланган фикерләүләрдән һәм хикәяләрдән гыйбарәт 20 мөстәкыйль бүлекчәдән тора. «Мәхзән әл-әсрар» 1414 елда Хәйдәр Харәзми тарафыннан төрки-татар теленә тәрҗемә ителә.

Әсәрнең аерым өзекләре И.Березинның Казанда басылган «Төрек хрестоматиясе»нә («Турецкая хрестоматия», 1 т., 1857) керә. «Хөсрәү вә Ширин» (1181) исемле икенче поэмасы мәхәббәтнең бөеклегенә һәм гуманистик идеяләргә мәдхия җырлый. Аңа нигезләнеп, төрки-татар шагыйре Котб 1342 елда шул ук исемдә шигъри роман яза. «Ләйлә вә Мәҗнүн» (1188) исемле өченче поэма фаҗигале мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 1950 елда ул, М.Максуд тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып басылып чыга. Дүртенче «Хафт пейкар» («Җиде гүзәл», 1196) поэмасының сюжеты саф күңелле җиде патша кызы тәэсирендә шаһ Бәһрам Гүрнең гадел, акыллы хөкемдарга әверелүенә корылган. Циклның «Искәндәрнамә» исемле соңгы поэмасы 2 кисәктән — «Шәрәфнамә» («Дан поэмасы») һәм «Икъбальнамә» («Бәхет поэмасы») өлешләреннән тора. Аларда Искәндәр җиһангир патша, философ, акыл иясе һәм пәйгамбәр итеп тасвирлана. «Искәндәрнамә» иҗат ителгән телдә һәм тәрҗемәләрдә Идел һәм Урал буйларында киң тарала.

Төрек шагыйре Әхмәди (1334–1413) тарафыннан тәрҗемә ителгән вариант аеруча популярлык казана, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә дәреслек буларак кулланыла, С.Кукляшевның «Татар хрестоматиясе»нә («Татарская хрестоматия», 1859) кертелә. Әзәрбайҗан галиме А.А.Гаджиев фикеренчә, «Хәмсә» — иң элек гомернең асылы, яшәешнең мәгънәсе, кешенең бурычы турында ренессанс (яңарыш) характерындагы эпик-фәлсәфи трактат. «Хәмсә» Шәрекъ һәм бөтендөнья әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый. Шулай ук лирик диванның бер өлеше — 6 касыйдә, 116 газәл, 2 кыйтга һәм 30 робагый да сакланган. Диванның лирик әсәрләре һәм поэмалардан өзекләр татар теленә Г.Рәшиди, Н.Исәнбәт, Ә.Исхак, Л.Шагыйрьҗан тарафыннан тәрҗемә ителә.

Низами Ганҗәви иҗаты татар халкының рухи тормышында, татар әдәбиятының үсешендә зур роль уйный. Низами Ганҗәвинең геройлары, образ, сюжет, мотивлары Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Г.Кандалый, Дәрдемәнд, Г.Тукай һ.б. татар шагыйрьләре әсәрләрендә очрый. Тукай тәхәллүсләренең берсе «Мәҗнүн» була, «Мәхәббәт» исемле шигырендә ул Низами Ганҗәви геройларының исемнәрен бөек мәхәббәтне гәүдәләндерүче чара итеп файдалана.

«Искәндәрнамә» поэмасының күчермәләре ТР Милли музее фондларында, Казан университеты Фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият

Әхмәтова Э. Низами һәм Котб иҗатына бер караш // Татарстан. 1996. № 6;

Бертельс Е.Э. Низами: Творческий путь поэта. М., 1956;

Алиев Г.Ю. Темы и сюжеты Низами в литературах народов Востока. М., 1985;

Миннегулов Х. Татарская литература и восточная классика. К., 1993.

Автор — Х.Й.Миңнегулов