Эчтәлек

Татарстанда беренче бакчачылык ширкәте 1947 елда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Күмәк бакчачылык оешуга СССР Министрлар Советының «Эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең күмәк һәм индивидуаль яшелчәчелек һәм бакчачылык эше турында» 1949 елның 24 февралендәге карары булышлык итә, ул министрлыкларга, ведомстволарга, предприятие директорлары һәм учреждение җитәкчеләренә эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә ширкәтләрне үстерүдә ярдәм күрсәтүне йөкли.

Бакчачылык ширкәте юридик зат булып тора. Аның оештырылуы һәм эшчәнлеге «Типик устав» һәм аерым бакчачылык ширкәтенең уставына нигезләнеп гамәлгә ашырыла. Устав күмәк бакчачылык өчен җир биләмәсе бүлеп биргән район (шәһәр) хакимиятендә теркәлә (аның нигезендә ширкәт әгъзаларының бурычлары һәм хокуклары да билгеләнә).

Бакчачылык ширкәтенең кереме бакчачыларның керү взносларыннан һәм махсус эшләр үткәрү максаты белән җыелган акчалардан туплана. Ширкәт эшләрен әгъзаларның гомуми җыелышы тарафыннан 2 елга сайлап куелган һәм башында рәис торган идарә алып бара.

Татарстан Республикасында бакчачылык ширкәте исәбе Россиянең Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек идарәсе тарафыннан алып барыла. 2007 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 1531 бакчачылык ширкәте исәпләнә, аларда җирдән файдаланучы 380,3 мең кеше теркәлгән, гомуми җир мәйданы 28 мең гектар (авыл хуҗалыгы җирләренең 1%ы) тәшкил итә. Бер җир участогының күләме уртача 0,06 гектар (6 сутый).

Бакчачылык ширкәтендә җир биләүнең хокукый аспектлары 1997 елның 21 июлендәге «Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында», 2006 елның 30 июнендәге «Күчемсез мөлкәтнең аерым объектларына гражданнарның хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында», 2007 елның 24 июлендәге «Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында» Россия Федерациясе законнары белән җайга салына.

Чыганаклар

Типовой устав садоводческого товарищества рабочих и служащих. М., 1959.

Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. Казань, 2008.