1898 елның мартында оештырыла.

Әлеге җәмгыятьне булдыру мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелә: 1889 елда Казан сәүдәгәрләре җәмгыяте җыелышында Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре И.Я.Поплавский белдерүе буенча, 1894 елда И.В.Рябчиков тәкъдиме белән тикшерелә (мәсьәләне тагын да җентекләбрәк тикшерергә карар кылына).

Җәмгыять составына оештыручы, хокукый, шәрәфле һәм иганәче әгъзалар керә.

Максаты — җәмгыять әгъзаларына матди һәм медицина ярдәме күрсәтү, картайган һәм бөлгенлеккә төшкән әгъзаларга, ятим балаларга ярдәм итү.

Җәмгыять акчасы әгъзалык кертеме һәм иганә исәбенә туплана.

1917 елдан соң таркала.

Автор – Л.М.Айнетдинова