Биографиясе

1937 елның 19 октябрендә БАССРның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында туган.

Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1963), Уфа колхоз-совхоз җитештерү идарәсендә инженер-оештыручы. 1965–2000 елларда (бүленеп) Башкортстан терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү фәнни-тикшеренү һәм проект-технология институтында: ат үрчетү бүлеге мөдире, баш фәнни белгеч, ат үрчетү лабораториясе мөдире (1996 елдан).

1978–1984 елларда Бөтенсоюз нәсел үрчетү фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

Атларда канның антиген факторларын ачыклау өчен сыгынты-реагентлар ясау методикасын, колыннарның нәселе турындагы язмаларның чынбарлыкка туры килүенә иммуногенетик контроль үткәрү ысулларын эшли, атларның итлелек һәм сөтлелек сыйфатларына иммуногенетик маркерларны ачыклый; балалар өчен һәм диетик туклану максатларында экологик чиста ат ите җитештерүнең технологик алымнарын теоретик яктан нигезли; башкорт токымлы атларның итлелек сыйфатын яхшырту юнәлешендә эш алып бара.

Хезмәтләре башкорт токымлы ит атларының заводта үрчетелүче төрләрен барлыкка китерү өчен нигез булып тора, шуның нәтиҗәсендә ат итен җитештерү 14–16% ка арта. Башкортстан Республикасының Учалы районында атларның учалы төрен үрчетү белән шөгыльләнүче 2 нәсел заводы бар.

Б.Х. Сатыев уйлап табуга 2 патент һәм 2 авторлык таныклыгына ия.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Табунное коневодство. Уфа, 1985 (автордаш).

Башкирская лошадь. Уфа, 1988 (автордаш).

Коневодство Башкортостана. Уфа, 2001 (автордаш).