Биографиясе

1948 елның 19 июнендә Казан шәһәрендә туган.

1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, проректор (1989–1992), гамәли математика кафедрасы профессоры (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күп фазалы тирәлекләр механикасына, җылылык һәм масса күчерү процессларына, бозлыклар динамикасына һәм физикасына карый.

А.Н.Саламатин гамәлдәге (нефть, газ һәм кудыру) скважиналарда тотрыксыз температура режимы теориясенә зур өлеш кертә. Скважиналарны эксплуатацияләү шартларына карата күп фазалы агымнар теориясен үстерә. Боз капламнары динамикасы һәм боз ясалуның физик процесслары өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә.

Куыклы бозның тыгызлануы һәм реологиясе теориясен, бозда һәм бозлы порошокларда газ гидратлары барлыкка килү теориясен тикшерүгә зур өлеш кертә.

Сезонлы 25 нче Антарктида экспедициясендә (1979–1980) һәм Камчатка гляциология экспедициясендә (1986, 1988, 1997) катнаша.

Хезмәтләре

Температурные процессы в действующих скважинах. Казань, 1977 (автордаш).

Математические модели дисперсных потоков. Казань, 1987.

Air-Hydrate crystal growth in polarice // Journal of Crystal Growth. 2003. № 257.