Биографиясе

1920 елның 20 апреле, Түбән Новгород губернасы – 1990 елның 21 декабре, Ленинград шәһәре.

Ленинград университетын тәмамлый (1949).

1954 елдан СССР Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлекчәсендә, фарсы кулъязмалары каталогын төзи.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнгә кулланылышка XVI–XVIII йөзләр фарсы чыганакларын, шул исәптән Сәмәндәр Термезинең «Дастур әл-мөлек» («Патшаларга үгет»), «Дәфтәре Чыңгызнамә»нең вариантларын кертә, Хафиз Таныш Бохаринең «Шәрәфнамәсе – шаһи» хезмәтен («Шаһ даны китабы», 1–2 т., М., 1983–1989) тәрҗемә итә.

М.Г.Сәләхетдинова хезмәтләре белән Россия шәрык белеме үсешенә, төрки халыкларның тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә. «Кыргызлар һәм Кыргызстан тарихыннан материаллар» («Материалы по истории киргизов и Киргизии», М., 1973) җыентыгы авторларының берсе.

Хезмәтләре

Об одном неизвестном персидском сочинении по истории народов Поволжья // Страны и народы Востока. 1965. Вып. 4.

Персидские и таджикские рукописи Института народов Азии АН СССР: Краткий алфавитный каталог. Л., 1964. Ч. 1 (автордаш).

Автор – И.Л.Измайлов