- РУС
- ТАТ
Инженер-технолог, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1994), техник фәннәр кандидаты (1992), ТАССРның атказанган химигы (1984), СССРның мактаулы нефтехимигы (1988)
1939 елның 14 гыйнварында Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында туган.
Казан химия-технология институтын (1964), СССР Министрлар Советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен (Мәскәү, 1988) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1957 елда «Татнефть» берләшмәсенең «Әлкинефть» нефть промыселы идарәсендә нефть чыгаручы оператор буларак башлый.
1965–1997 елларда «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә: участок механигы, цех башлыгы, баш инженер (1973 елдан), бутил-каучук заводы директоры (1976 елдан), баш технолог (1978 елдән), баш инженер (1981 елдан), җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1985 елдан), акционерлык җәмгыяте президенты, бер үк вакытта генераль директоры (1993 елдан).
1997 елдан «Петрокам» акционерлык җәмгыяте предприятиесе (Түбән Кама шәһәре) генераль директоры, 2007 елдан икътисад һәм үсеш буенча киңәшчесе; бер үк вакытта, 1995 елдан, Түбән Кама химия-технология институтының химия технологиясе кафедрасы профессоры.
Г.Җ.Сәхапов җитәкчелегендә «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә стирол һәм пропилен окисе, гади полиэфирлар җитештерү, нормаль пентан, этилен окисен изомерлау буенча эре производстволар, җиңелчә актив матдәләр һ.б.ны җитештерү оештырыла.
Нефть химиясе буенча хезмәтләр авторы. Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
1990–1992 елларда, 1992–1995 елларда ТССР, ТР Югары Советлары депутаты, 1995–2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медаль, ТАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Дәүләт бүләге «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә бутил-каучук, пропилен оксиды һәм стирол җитештерүнең химик технологиясенең теоретик нигезләрен эшләве һәм камилләштерүе өчен бирелә. Халыкара Кол Гали бүләге лауреаты (1993).
Математико-статистические методы контроля и управления технологическими процессами. Казань., 1998 (автордаш).
Лучшие люди России. М., 2006. Ч. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.