Биографиясе

1913 елның 31 декабре, Тверь губернасы Красный Холм шәһәре – 1987 елның 1 марты, Кама Тамагы районы Тәмте авылы.

Җиләк-җимеш-яшелчәчелек институтын тәмамлый (Тамбов өлкәсенең Мичурин шәһәре, 1936 ел).

1936–1969 елларда Татарстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясендә. 1969–1979 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында.

11 алма сорты авторы, шуларның 4 се Татарстанда районлаштырылган: «Ренет Татарский», «Волжская красавица», «Ренет Поволжья», «Теньковская». Грушаның 8 элита формасын чыгара. «Минзәлә» чия сорты автордашы.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Яблоневый сад. Казань, 1943 (автордаш).

Әдәбият

Юбилей селекционера // Садоводство. 1973. № 12.

Садоводы – учёные России: Краткий биогр. справ. Орёл, 1997.