Тарихы

Авылга 1641 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Товлина буларак та мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 20% тан артыгы чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1880 елда мәчет салына (беренче имам-хатибы – Н.Мөхәммәтҗанов).

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 20 ир бала һәм 15 кыз бала укый), 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 362 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Таң” колхозы оештырыла. 1958 елдан − зурайтылган Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары Косякау авылында, 1977 елдан − Ильич исемендәге (үзәк утары Күгәй авылында), 1994 елдан “Күгәй” күмәк предприятиесе составында. 1997 елда мөстәкыйль “Тауиле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Авылдан 2 км читтәрәк керамзит балчык чыгару карьеры бар.

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты һәм китапханә (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1987 елдан), мәчет (2011 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Тауиле шәһәрлеге (Алтын Урда чоры Имәнкискә һәм Болгар культуралары; мәйданы – 0,68 га, ике ур һәм алар арасындагы чокырлар белән ныгытылган, ныгытмаларның озынлыгы – 100 м тирәсе). XIII – XIV йөзләр Болгар зираты табылган.

Авылдан 300 м көньяк-көнчыгыштарак монголларга кадәрге чор болгар авыллыгы билгеләнә.

Халык саны

1782 елда — 73 ир заты;
1859 елда — 227,
1897 елда — 347,
1908 елда — 410,
1920 елда — 460,
1926 елда — 373,
1938 елда — 380,
1949 елда — 277,
1958 елда — 232,
1970 елда — 300,
1979 елда — 225,
1989 елда — 143,
2002 елда — 120,
2010 елда — 111,
2017 елда — 107 кеше (татарлар).