Биографиясе

1963 елның 28 сентябрендә Казанда туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1985 ел). 1987 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясендә: ассистент, өлкән укытучы, вак хайваннар патологиясе (1999–2005 еллар) һәм эпизоотологиясе (2005 елдан) кафедралары мөдире, бер үк вакытта стандартлаштыру һәм сертификацияләү факультеты деканы (2001–2004 еллар), ректор (2016 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни-тикшеренү эшләренең юнәлеше — ерткыч хайваннардагы хламидиоз авыруын алдан кисәтү һәм дәвалау, диагностиканың яңа чараларын эзләү. Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Равилев диагностик җыелмалар, терапевтик биопрепаратлар, вакциналар эшләүдә катнаша.

Хезмәтләре

Хламидиоз животных. Казань, 2004.

Хламидиоз собак и кошек. Москва, 2006.

Токсоплазмоз домашних плотоядных животных. Казань, 2008 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006). Казань, 2006.