Биографиясе

1941 елның 23 августы, Уфа шәһәре – 2017 елның 21 гыйнвары, Казан шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлый (1965 ел).

1959–1979 елларда (бүленеп) Казан Электрон-хисаплау машиналары (ЭВМ) заводында: инженер, цех башлыгы (1970–1971 еллар), директор урынбасары – заводның махсус Конструкторлык бюросы башлыгы; ВЛКСМның – Казан шәһәр (1971–1972 еллар), Татарстан өлкә комитеты (1972–1975 еллар) 1 нче секретаре.

1979–1993 елларда ТАССР Элемтә җитештерү-техник идарәсе (1991 елдан – «Связьинформ» элемтә һәм информатика дәүләт предприятиесе) башлыгы. 1993 елдан Казан финанс-икътисад институтының җитештерү икътисады кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре икътисади-математик модельләштерү һәм фаразлау, катлаулы техник системаларның, шул исәптән телекоммуникация системаларының сыйфатын һәм ышанычлылыгын идарә итү проблемаларына карый.

1991–1993 елларда Технология фәннәре академиясенең Татарстан төбәк бүлеге президенты.

1973–1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1975–1980 елларда – ТАССР Югары Советы президиумы, 1971–1975 елларда ВЛКСМ Үзәк комитеты әгъзасы.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Категория «средняя величина» и её методологическое значение в научном исследовании. Казань, 1982 (автордаш).

Многомерный статистический анализ качества и надёжности функционирования сложных технических систем (СТС). Казань, 1984.