Биографиясе

1916 елның 25 мае, хәзер Воронеж өлкәсенең Сагуны районы Сагуны авылы  —  1996 елның 1 декабре, Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылы.

Воронеж университетын тәмамлый (1939).

1946 елдан Россия саклаулыклары (Воронеж, Печора-Илыч, Сихотэ-Алинь) системасында.

1970 елдан Идел-Кама саклаулыгында, директор урынбасары (1983 елга кадәр).

Хезмәтләре саклаулыклар эшенә, кондызлар биологиясенә, Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама саклаулыгы экосистемасына тәэсирен бәяләү мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы ведения бобрового хозяйства // Тр. Воронеж. гос. заповедника. 1953. Вып. 4;

Лоси Волжско-Камского заповедника // Охотничье хозяйство и заповедное дело. М., 1977;

Влияние антропогенных факторов на природный комплекс Волжско-Камского заповедника // Ведение заповедного хозяйства в лесостепной и степной зонах СССР. Воронеж, 1979.

Автор — В.И.Гаранин