Биографиясе

1940 елның 7 гыйнварында Сталинград шәһәре, хәзер Волгоград шәһәрендә туа.

1960 елда Сталинград шәһәр хуҗалыгы инженерлары институтын тәмамлаганнан соң, Иркутск политехник институтында эшли.

1963–1966 елларда Санитария техникасы фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

1966 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, газ-җылылык тәэминаты һәм вентиляция кафедрасы мөдире (1967–1977 елларда һәм 1987 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җылыту-вентиляция системалары гидромеханикасы мәсьәләләренә карый.

Посохин җылылык һәм газ җиһазларыннан вентиляцион суыртуларны исәпләү теориясен тәкъдим итә (тикшеренү нәтиҗәләре вентиляцион суырту җайланмаларын конструкцияләү һәм исәпләү гамәленә кертелгән). Изотермик булмаган агымнар теориясен үстерүгә зур өлеш кертә.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Югары уку йортлары арасындагы «Җылылык-вентиляция җайланмалары гидромеханикасы» («Гидромеханика отопительно-вентиляционных устройств») фәнни хезмәтләр җыентыгының җаваплы мөхәррире (1982–1995).

Хезмәтләре         

Расчёт местных отсосов от тепло- и газовыделяющего оборудования. М., 1984;

Местные отсосы // Вентиляция и кондиционирование воздуха: Справ. проектировщика. М., 1998. Кн. 1 (автордаш);

Проектирование аппаратов газоочистки. М., 1998 (автордаш).